дәм итеп, һәрберсенә өй салышып биргән Вәлиевлар. Шунысы куанычлы, өч улы да туган авылда төпләнгәннәр. Инде үзләре тормышлы булып, әти-әни булсалар да, туган йортлары һаман үзенә тарта, чөнки анда аларны әти-әнисе көтә. Тормыш мәшәкатьләреннән беразга арынырга, ял итәргә, вакытлыча балачакларына яңадан әйләнеп кайтырга һәм газиз кешеләренең ягымлы йөзләрен күрергә ашкынып кайта алар. Шатланып, куанып, каршы алып, зур хөрмәт күрсәтеп, кунак итеп, озатып кала аларны әти-әнисе. Бу бит үзе зур бәхет. Бер түбә астында - өч буын Бүген уллары Ринат, киленнәре Лилия, ике оныклары Фәрит абый һәм Нина апаны кадер-хөрмәттә тотып, бергәләшеп бер түбә астында заманча барлык уңайлыклар булдырылган зур һәм иркен йортта мул тормышта яшиләр, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. - Балаларыбыз мәктәптә, эштә чакта йортыбыз буш сыман, аларның кайтуларын түземсезләнеп көтәбез. Ишекне ачып керүләренә йортыбыз шатлык, нур белән күмелә, исән-сау гына була күрсеннәр балаларыбыз, – ди Нина апа, бәхетле елмаеп. Бүген алар тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре белән балалары өчен ныклы терәк. - Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганы сизелми дә. Өлкәнәйгән саен хатирәләр яңара, балачак, яшьлек, хезмәткә багышланган еллар күз алдына килә. Тату яшәдек, бердәм булдык, гомер буе эшләдек, бер-беребезнең гаебен табарга вакыт булмады. Әле дә шулай – һәрвакыт бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез. Тормыш сукмагыннан атлаганда таяныр кешең ышанычлы булганда дөнья мәшәкатьләрен, сынауларны ерып чыгу да күпкә җиңелрәк. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың икән. Балаларыбыз да “әти”, “әни”, “нәнәй”, “картәти” дип өзелешеп торалар. Аларның яхшы мөнәсәбәтеннән эрибез дә китәбез. Олы кешегә күп кирәкмени? Күршеләребездән дә уңдык, һәркайсысы ярдәм кулы сузарга гына тора, - ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган ветераннар. Гомер бәйрәме Ә шул көннәрдә Нина Васильевна үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. - Без бөтен балалары, онык-оныкалары уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз кешебезгә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне юлларга дип җыелабыз. Безнең әниебез иң күркәм сыйфатларга ия: хезмәт сөючән, тырыш, уңган, сабыр, тәртипле, тыйнак, ул безнең тормышта терәк һәм кирәк кешебез. Аның назлы карашы күңелләрне иркәли, изге киңәшләре һәрвакыт юлдаш була, догалары безнең бәла-казалардан саклап йөретә. Без аңа бик рәхмәтлебез. Алдагы көннәре дә шатлык белән үтсен, тормыш юлы озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән бергәләшеп, исәнлек-саулык белән, һаман шулай безгә терәк булып яшәсеннәр иде, дип телибез. Кадерлебезне яратабыз, хөрмәт итәбез, - ди аларның балалары. Сүз азагында Менә шундый матур һәм күркәм гаилә яши район үзәгендә. Нина апа һәм Фәрит абый белән кабат очрашып, җылы аралашуыма чиксез шатланып кайттым. Һәрвакыттагыча җылы кабул итүләре, ачык чырайлары һәм кунакчыллыклары өчен олы рәхмәт. Киләчәктә дә бүгенгедәй бәхетле, мул тормышта, үзләре, балалары һәм якыннары белән сау-сәламәт яшәсеннәр, дигән теләктә калабыз. Венера Гафарова. Фото гаилә архивыннан алынды.