Даирә
+7 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Ауыл уңғандары
18 Апрель 2023, 14:49

СЫР ЭШЛӘЙЕК!

Ҡайҙандыр алған рецепты 100 ҡат әҙерләй-әҙерләй, үҙемсә рецептҡа әүерелдерҙем.

СЫР ЭШЛӘЙЕК!
СЫР ЭШЛӘЙЕК!

Алдан ук кисәтеп куям: каяндыр алган рецептны бер 100 кат әзерли-әзерли, үземчә рецептка әверелдердем. Үзегез дә ясаган саен остара барачаксыз

Кирәк булачак:
-2-3 л сөт;
-1-1,5 кг эремчек;
- 3-4 күкәй ( йорт тавыкларыныкы булса, сарырак була сыр төсе);
- 150-200 г сыер мае;
- тоз;
-ике балкашык (уртача өеп кенә) чәй содасы;
- кирәк дип тапсагыз, сарымсак. Мин салам бер уртача баш.

Эш барышы:
1. Аласыз калын төпле кәстрүл я чуен казан, 5-7 л. Минеке 7 л казан.
Саласыз сөтне.
2. Кайнап чыкканчы, өсте элпәләнүгә, саласыз эремчекне.
3.Талгын утта салмак кына болгатасыз, яшел суы аерылып чыккач, бер 3 минут тотасыз да дуршлагка салып сөзәсез.
4. Эремчек саркыган арада, казан төбенә 200 г сливочный май салып эретә торасыз.
5. Дуршлагтагы эремчек өстенә сарымсагыгызны кыра торсагыз да ярый.
6. Күкәйләрегезне яхшылап бер савытта бутап куегыз алдан.
7. Казандагы эреткән май өстенә эремчекне саласыз, тукмак белән (тишекле , тимер, оныттым исемен) изгәлисез май бн катнаштырып. Чәй содасы саласыз, күпереп китә.
8.Тәменчә тоз саласыз. Миңа бераз тозлырак ошый. Дөбер-шатыр бутарга талгын ут өстендә, бер тоташ массага әйләнгәнче. Минем видеодагы кебек, ябышып йөри ул тукмак артыннан.
9. Аласыз уттан. Күкәйләрне өстисез, изә-изә, кызу-кызу болгатасыз яхшылап.
10. Куясыз талгын утка. 10 минутлап (күкәйләре пешсен) тагын талгын ут өстендә туктаусыз изеп болгатасыз.

Тозын алай да тагы кабып карагыз. Өстәргә соң түгел. Мин литр ярымлы эмаль табакка салам, кырыйларын салфет белән генә көнбагыш мае белән майлыйм, сырны кубарып төшерергә җиңел. Мөмкин целлофан капчыкка. Төрле формага кертеп була.
Ииии, дусларым, барыгызның да сырлары килеп чыксын иде
Күп язам, аңлаешлы булсын өчен.

Ирина Хамидуллина.

***Зөһрә Йондоҙ***

Автор:
Читайте нас: