Даирә
+6 °С
Ямғыр
Афарин!
30 Октябрь 2025, 05:12

Җиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остаз

Бүген – Тренерлар көне Җиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остаз Спорт мәктәбендә тренер-укытучы учреждение эшчәнлегендә төп роль уйный. Яхшы тренер – ул үзенең тәрбияләнүчеләренә бар йөрәге белән ышанган тәҗрибәле педагог та, оста психолог та. Безнең тренерыбыз Роза Юнысова нәкъ шундый укытучыларның берсе.

Җиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остазҖиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остаз
Җиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остаз

Роза Юнысова мәктәптә укыган чакта ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. Физкультура һәм спортка булган сөюе аны Уфа һөнәрчелек педагогия колледжына алып килә. Уку йортын тәмамлагач, дипломлы физкультура укытучысы яраткан һөнәре буенча эш башлый.

Роза Ринат кызы 2012 елдан алып Кырмыскалының спорт мәктәбендә аэробика буенча тренер-укытучы булып эшли.

- Бәләкәй чагымнан ук спортның бу төренә гашыйкмын. Беренче сыйныфтан алып үзем дә аэробика белән шөгыльләндем, ә хәзер укучыларыма бу һөнәрнең серләрен ачам. Кечкәйләр белән эшләве җиңелдән түгел, шулай да, мин үз эшемне, балаларны нык яратам. Әгәр вакытны кире кайтарып булса, барыбер шул һөнәрне сайлар идем, - ди тәҗрибәле тренер.

Әйе, аларның хезмәте җиңел түгел, моны үзе әз генә булса да балалар белән эшләп караган һәркем һәм без – ата-аналар – бик яхшы аңлыйбыз. Төп эшеннән тыш спорт мәктәбе укытучылары районда үткәрелгән төп чараларда актив катнашалар. Тәрбияләнүчеләре белән бергә район, республика күләмендәге ярышларда көч сынарга да өлгерәләр. Гомумән, ял һәм бәйрәм көннәре дип тормыйлар, алар һәрвакыт сафта.

- Балалар белән сабантуйда һәм башка бәйрәмнәрдә бик теләп чыгыш ясыйбыз. Спорт мәктәбенә 3 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар йөри. Эшем тыгыз булуга кар амастан, гаиләмә вакыт бүлергә тырышам. Кызым белән улым бәләкәй чактан спорт белән дус. Яраткан эш ялкытмый. Шуңа күрә хезмәтебез ни кадәр авыр булса да, зарланганым юк. Былтырдан алып Кырмыскалының С.М. Чугункин исемендәге мәктәбендә башлангыч сыйныфларны физкультурадан укытам. Әти-әниемә рәхмәтлемен. Һәрвакыт аларның ярдәмен, хәстәрен тоеп яшим. Эшем белән дә, тормышым белән дә канәгатьмен. Сәламәт тәндә - сәламәт рух дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Сәламәт булыйм дисәң, спортны яратырга кирәк. Сәламәт кешенең һәрчак дәрт-дәрманы ташып тора, - ди үз эшенең остасы.

Безнең балаларыбызга спортка сөю тәрбиләүче Роза Ринат кызы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы гына түгел, ә уңышларга һәм җиңүләргә дәртләндерүче, илһамландыручы остаз да. Аның сәламәт тормыш рәвешен алып баруга өндәүче хезмәте физик активлык белән генә чикләнми, гомум алганда, тормышка дөрес караш булдырырга да ярдәм итә.

“Тренерыбыздан уңдык, аны балалар нык ярата, кайчан тренировкалар була” – дип һәрвакыт көтеп алалар. Һәр бала белән уртак тел табып, аны кызыксындыра, омтылышларын күреп, сәләтен ачкан, барлык күңел җылысын биреп, кечкәйләрне хәстәрлек белән чолгап алган һөнәр иясен барыбыз да ихтирам итәбез һәм аңа чиксез рәхмәтлебез.

 Роза Ринат кызы кебек шәхесләр булганда, тагы да күбрәк кеше үз сәламәтлеге турында хәстәрлек күрә һәм яшәү рәвеше турында уйлана башлый.

“Цунами” кечкәйләр төркеменең әти-әниләре.

Автор:Розалия Назарова
Читайте нас